Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Ут булмаса, без ике кулсыз

Энергия булганда гына тормыш үз җаена бара, өйләребез якты һәм җылы була. Бу, чын мәгънәсендә, шулай.


Без кайвакыт әлеге уңайлыкларның күпме кеше хезмәте белән ирешелүен аңлап та бетермибез, бу турыда уйланмыйбыз да.
Энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан РЭС башлыгы Александр Пашин белән әңгәмә вакытында, ул сүзен быел районның яңа төзелешләрендә яңа электр үткәргечләре линияләренә 60 миллион сум үзләштерелүен билгеләп үтте. Мәсәлән, Питрәчнең 65 еллыгы исемендәге урамында күпфатирлы йортларда зур эш башкарылган.
Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә - Шәле авылындагы "Тургай" балалар бакчасына ут кертелгән, "Ак Барс" кошчылык комплексыннан район үзәгенә кадәр электрүткәргечләре линиясе сузылган. Питрәч энергетиклары яңа төзелүче "Усадьба Царево" объектында да эшләде.
Агымдагы елда гына да гражданнардан 700 гариза кабул ителгән.
- Күргәнегезчә, район зур темплар белән үсеш ала, киңәя, даими рәвештә объектлар, торак йортлар төзелә, - дип билгеләп үтте Александр Александрович. - Әлбәттә, боларда безнең, энергетикларның, роле бик зур. Без үз эшебезне тиз арада башкарып чыгарга, объектларга энергия бирергә тырышабыз. Электр нәрсә ул? Асылда, хәзерге заман таләпләре нигезендә теләсә кайсы учреждение һәм йортның яшәеше, көн итүе ул.
Мөгаен, тагын бер кызыклы фактны билгеләп үтми мөмкин түгел. Бүген йорт төзелүче участокка электр үткәрү өчен бары гариза язарга һәм 550 сум түләргә генә кирәк. Калган барлык эшне Питрәч район электр челтәрләре үз өстенә ала.
Гариза язарга килгән бер кеше шуны билгеләп үтте: "Гариза бирәм, кертемне түлим һәм шуның белән эш бетә. Бернинди мәшәкатьләр дә калмый, кабинетлар буенча да йөрисе юк".
Сүз уңаеннан, йорт төзү өчен җир кишәрлекләре алган күп балалы гаиләләр бернинди мәшәкатьләрсез гариза бирә ала. Безнең районда шундый 300 участок бирелгән.
- Без бу эшне башкарып чыгарга әзер, - диде Александр Пашин. - 4 айдан соң документлар әзер була.
- Без һөнәри бәйрәмебезне яхшы кәеф белән каршылыйбыз, алга куелган бурычларны үтәп чыктык, - дип билгеләп үтте Александр Пашин. Быел Питрәч РЭСы челтәрләргә 77 миллион КВт сәгать электр энергиясе тапшырган. Техника яңартылган - махсус техника, автокүтәргеч алынган, база даими яңартылып тора, капиталь ремонт һәм теххезмәт күрсәтү буенча 2 миллион сумлык эш башкарылган. Ел саен хәл яхшыра, электр энергиясен куллану көннән-көн арта бара.
- Әлеге зур хуҗалыкны тоту коллективтан күп көч таләп итә, - диде РЭС башлыгы урынбасары Эдуард Левицкий. - Коллективта 50 дән артык кеше эшли. Алар чын осталар, эшләренә җаваплы карыйлар. Идел буе электр системасы оешуга агымдагы елның октябрендә 50 ел булды. Шул еллар эчендә куәтле энергетика потенциалы булдырылган. Шуңа да йортларыбызда һәрвакыт якты һәм җылы. Моңа нәрсә бәрабәренә ирешүне без генә беләбез.


Питрәч электр челтәрләре хезмәт күрсәтү зонасына 358 юридик зат керә, алар арасында электр энергиясен күп кулланучы "Ак Барс" кошчылык комплексы, Кощак кирпеч заводы, шулай ук 13 мең 824 шәхси хуҗалык бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сельское хозяйство