Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
фото

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 30 ел.

21 февраля 2019, 14:30

920

0

0

Ун ел дәвамында совет солдатлары туган җирләреннән читтә, Азия илендә кызу кояш астында, таш-таулар арасында интернациональ бурычларын үтәгән. Безнең яктан югалтулар да аз булмады, шул исәптән, дүрт якташыбыз бу җирдә һәлак булды. Николай Кирюшин, Евгений Перчков, Илдар Мәрхәбин һәм Геннадий Саликеев батырларча көрәшеп, дошман пулясыннан һәлак булганнар. Һәркайсы Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән, Питрәчнең дүрт урамы аларның исемен йөртә, шулай ук алар хөрмәтенә спорт ярышлары үткәрелә. Безнең районнан 140тан артык егет Әфганстанда үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән, бүгенге көндә район территориясендә 79 Әфган сугышы ветераны яши. Сугышчы-интернационалистларны искә алу, совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуы көнендә, район мәдәният йортында тематик чара үтте. Фойеда бу датага багышланган күргәзмә оештырылган иде. Биредә кырыс сугыш елларыннан калган фотографияләр, шәхси әйберләр, газеталар күрергә була иде, питрәчлеләр боларның барысын да кызыксынып карады.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X