Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галиевнең акча янчыгы шактый юкарачак

Күптән түгел Питрәч районы прокуратурасы ришвәт бирү һәм хулиганлык белән бәйле җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады, шулай ук куркыныч җитештерү объектыннан файдаланганда шактый кимчелекләрне ачыклады.


Ришвәт бирергә уйлама да
Район прокуратурасы вазифаи затка ришвәт бирергә теләгән гражданга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Эш шунда, 32 яшьлек Ф.Галиев исерек хәлдә М-7 "Волга" трассасына чыга. Каршы як полосасыннан барып, административ хокук боза. Аннары ЮХИДИ хезмәткәре таләбенә игътибар итмичә, качарга тырыша. Авылара юлга юнәлә. Пычракка кереп бата. Һәм полиция кулына эләгә. Патруль автомашинасына кереп утыргач, хокук бозган өчен законда каралган җәзаны үтәүдән котылыр өчен ЮХИДИ хезмәткәренә 4 мең сум ришвәт бирергә тырыша. Шуның белән административ хокук бозудан котылмакчы, беркетмә яздырасы килми. Әмма нияте барып чыкмый. ЮХИДИ хезмәткәре эчке эшләр бүлегенә ришвәт бирергә омтылыш турында хәбәр итә.
Тикшерү вакытында Галиевнең административ җаваплылыкка беренче генә тапкыр тартылмавы, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хокукыннан мәхрүм ителеп тә руль артына утырганы билгеле була.
Дәүләт гаепләүчесе тәкъдиме белән, гаебен тануы, үкенүе, уртача җинаять кылуын исәпкә алып, Галиев гаепле дип табыла һәм 1 ел да алты айга 1 ел шартлы сынау вакыты белән ирегеннән мәхрүм ителә. Аңа әле 120 меңен дә чыгарып саласы була.

Телеңә салынма!
Казаннан 39 яшьлек Л.Митрофанов та җәзадан котыла алмый. Ул Питрәчтә вакытында исерек килеш ашамлык кибетенә кергән һәм акырып-бакырып, сатучыга эшләргә комачаулый башлый. Полиция хезмәткәрләре хәбәр алгач, кибеткә киләләр. Эчке эшләр хезмәткәрләре тынычлык бозучыны район үзәк хастаханәсенә илтәләр. Аны тикшерәләр. Бу вакытта да ул үзен тыныч тота алмый. Ашыгыч ярдәм бүлегендә чит кешеләр барында Митрофанов полиция хезмәткәренә әшәке сүзләр әйтә.
Дәүләт гаепләүчесе тәкъдиме белән Л.Митрофанов җинаять кылуда гаепле дип табыла - вазифаи затка халык алдында мыскыллы сүзләр әйтә. Шул рәвешле, аңа 15 мең сум штраф салына.

Бөкрене кабер генә төзәтә
районда яшәүче 40 яшьлек Токинов та үзен күрсәтә. Рус Сәрдәсе зиратында һәм Керәшен Сәрдәсенең берничә өендә булып, исерек хәлдә өйдәш хатынын кыйный, үтерү белән куркыта. Авыл кешесенә дә кадак суыргыч белән бәрә.
Токинов элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган. Кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган һәм үтерергә теләп куркыткан. Иректән мәхрүм итү урыннарында җәзасын үтәгән булган. Хөкем ителгән. Шулай ук җәмәгать урыннарында исерек килеш күренүе өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Дәүләт гаепләүчесе тәкъдиме белән, гаебен тануын, үкенүен, куркыныч булмаган җинаятен исәпкә алып, В.Токинов гаепле дип табыла һәм 2 елга шартлы 2 ел сынау вакыты белән ирегеннән мәхрүм ителә.
Хөкем ителгәнгә шулай ук исерек хәлдә җәмәгать урыннарында күренмәү кебек өстәмә йөкләмә дә салынды.

Тормыш өчен куркыныч
район прокуратурасы куркыныч җитештерү объектын - Питрәч авылындагы Казан урамында эшләп килүче автомобильләргә газ салу станциясен тикшерде. Бу эшкә технологик һәм экологик күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Тикшерүдән күренгәнчә, монда тупас бозулар белән эшләгәннәр - промышленность иминлегендә анык бер эшчәнлеккә лицензияләре юк. Шуның аркасында әлеге станция район халкы тормышына һәм сәламәтлегенә куркынычлы. Газ шартлау һәм гадәттән тыш хәлгә китерү ихтималы бар.
Прокуратура тикшерүе нәтиҗәсендә, судка әлеге станциянең эшен лицензия алганчы туктатып торуга дәгъва гаризасы әзерләнде һәм җибәрелде. Гариза канәгатьләндерелде һәм уңай җавап алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса