Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең “Форпост” хәрәкәте активисты хәрби булырга хыяллана

Максим Полозков һава-десант гаскәрләре сафларына яки диңгез пехотасына эләгү турында хыяллана

Яшьләр патриотик формированиесе хәрәкәте активисты Максим Полозков кандидатурасын Салих Япеев премиясенә тәкъдим итәләр. Бу стипендия белән яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү эшчәнлегендә үзләрен актив күрсәткән иң яхшы студентларны бүләклиләр. Максим Алма-Ата шәһәрендә (Казахстан) туган. 2006 елда гаиләсе белән Питрәч авылына күченәләр. Хәзер ул “П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте” филиалының икенче курс студенты. 17 яшьлек яшүсмер төзүче булырга укый. Нәкъ менә көллияттә ул “Форпост” хәрәкәте сафларына керә.

– Миңа “Форпост”та ошый. “Әлбәден” тарихи реконструкция фестивале вакытында мин чара кунакларының куркынычсызлыгын күзәттем. Балалар кырга йөгереп чыкмасын дип сакта тордым. “Скорлупино” фестивалендә волонтер булдым, – дип сөйләде Максим.

Шулай ук ул форпостчылар белән ярышларда, “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарында, төрле спартакиадаларда катнашкан.

– Мин Калашников автоматын сүтеп-җыярга яратам. Минем иң яхшы күрсәткечем – 28 секунд. Хәтта моның өчен спартакиадада призлы урын алдым, - диде горурланып.

Көллияттән соң ул армиядә хезмәт итәргә тели. Һавадесант гаскәрләре сафларына яки диңгез пехотасына эләгү турында хыяллана. Максим үз тормышын хәрби эш белән бәйләү мөмкинлеген кире какмый. Директор Наилә Таҗиева җитәкчелегендәге “Форпост” хәрәкәте аны хыялын тормышка ашырырга этәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса