Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Пестрецы» командасы ПЛХЛ чемпионатында чираттагы уен үткәрде

«Питрәч-Арена» боз сараенда хуҗалар һәм «Ядран-2» (Казан) командалары арасында уен узды.

Ир-ат командалары арасында ПЛХЛ чемпионатында 14 тур уеннары узды, анда безнең «Пестрецы» командасы да уйный. 

Питрәчлеләр уенны һәрвакыттагыча бик көчле башладылар, беренче минутта ук Антон Абдуллин биргән пастан Данил Воркунов казанлылар капкасына алка кертте. Өч минут та үтмәде, башка уенчыбыз көндәшләр капкасына икенче алка җибәрде. Шулай итеп, исәп безнекеләр файдасына 2:0 булды. 

Ә менә икенче период казанлыларның өстенлеге белән узды, алар рәттән өч алка кертте һәм алга чыкты. Өченче периодта питрәчлеләр янә һөҗүм ясадылар һәм аларның берсендә Данил Воркунов Антон Абдуллин биргән пастан исәпне тигезләде. Казан хоккейчылары кабат алга чыкты. Шулай да Сергей Мошков исәпне тигезләде - 4:4.

- Исәп 2:0 исәбенә барганда, безнең команда бераз йомшарды һәм көндәшебез моннан файдаланды. Шулай ук безнең һөҗүмчеләргә бераз уңыш елмаймады, аларның алкалары алты тапкыр капка штангасына эләкте. Тик шулай да матчны тигез исәпкә төгәлләдек, - диде матчтан соң безнең команда капитаны Сергей Мошков. 

Хәзер питрәчлеләрнең 12 очкосы бар һәм алар элеккечә 10нчы урында тора. Киләсе уенны безнең команда 9 февральдә Казанда «Итиль» командасы белән үткәрәчәк, ә 18 февральдә үз бозында «Казан юлбарслары»н кабул итәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше