Автоинспекторлар куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә
Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча агымдагы елның җиде аенда Питрәч районында балалар катнашында 10 авария булган. Анда 11 бала тән җәрәхәтләре алган. Бу чорда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында барлыгы 316 авария булган, анда 331е тән җәрәхәтләре алган.
Статистика мәгълүматлары анализыннан күренгәнчә, балалар травматизмы арту август-сентябрь айларында күзәтелә, бу вакытта яшүсмерләргә озакка сузылган җәйге яллардан соң транспорт мохитенә өстәмә яраклашу таләп ителә. Балалар юл травматизмы профилактикасы, балалар һәм яшүсмерләрнең юлларда үзләрен куркынычсыз тотуларын тәэмин итү максатыннан 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" оператив-профилактика чарасы үткәрелә.
Питрәч районы профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Егорова мәгълүматлары буенча, әлеге чара кысаларында район ЮХИДИ бүлегенең личный составы бүген мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә барачак. Район автоинспекторлары балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр алдында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча лекцияләр укый, шулай ук педагоглар белән әңгәмәләр оештыралар. Ә 1 сентябрьдән мондый очрашулар район мәктәпләрендә үткәреләчәк. Анда профилактик эш ата-аналар белән дә алып барылачак. Татьяна Егорова әйтүенчә соңгыларына автоинспекторлар аларның балалары өчен җаваплы булуларын исләренә төшерәчәк.
- Балаларны тормышларына куркыныч янаган урыннарда, юл кырыйларында калдырмаска кирәк. Ата-аналар бу турыда онытмасын иде. 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильләрдә махсус креслода йөртергә кирәк. Үзгәрешләр кертелгәннән соң 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильнең арткы утыргычында һәм йөк машинасы кабинасында утыртып йөрткәндә махсус җайланмалар (баланың буе һәм яшенә туры килүче) гына түгел, ә куркынычсызлык каешлары да файдаланырга кирәк. Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга 7 яшьтән зуррак балаларын машинада утыртып йөргәндә дә махсус җайланмалардан файдаланырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа