Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җир фидакарьләрне ярата

Александр Борисов юбилеена "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Үзенең 60 яшьлек юбилее көнендә аңа олы бүләкне "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы генераль директоры Радик Зиннәтов тапшырды.

Александр Иванович предприятиегә 25 елдан артык, яраткан һөнәре - механизаторлыкка 40 ел гомерен багышлаган. Шушы еллар эчендә ул тармак алдынгысы, остаз булып өлгергән. Яшьләргә бер дигән үрнәк шәхес.

- Трактор йөртергә олы абыйларым өйрәтте. Алексей да, Константин да тракторчылар, - дип искә ала юбиляр. - Ул чагында праваны мәктәптән үк биреп чыгаралар иде.

Авыр йөрешле булса да, һәрвакыт төзек, карусыз тимер атына утыргач, бу аның тугры аты булачагын чамалап ала егет. Нәкъ менә шуның белән ул хуҗалыкка файда китерәчәген яхшы аңлый.

Хезмәт юлын Александр Иванович туган авылы Янсуарда башлап җибәргән. Ул чагында колхоз Ильич исемен йөртә. Эшли-эшли тәҗрибә туплый, катлаулы механизмнарның серенә төшенә, яңа техникаларны үзләштерә.

Бу техниканы ярату һәм нәрсәдер төзәтергә, ясарга яратуга хирыслыгын олы улы Виталий да үрнәк итеп алган. Бала чагыннан ук ул да әтисе белән "эшкә" бара, үкереп торган трактор кабинасына утырып, аңлатканны бик игътибар белән тыңлый торган була.

Шулай итеп Виталий механизатор булып китә. Бүгенге көндә "Ак Барс" кошчылык комплексы кырларын иңли.

Ә Александр Борисов үзе елдан-ел хезмәттә зуррак казанышларга ирешә. Аның тракторы белән күпме җирләр эшкәртүен төгәл генә әйтергә дә мөмкин түгел. Чылбырлы тракторда эшләгәндә дә күрсәткечләре буенча иптәшләреннән калышмый. Алар заманчарак техникада эшләүгә дә карамастан, ул сынатмый. 2002 ел сабан туенда аны "Кыр батыры" дип атыйлар. Кыйммәтле бүләк һәм тәкә тапшыралар.

- Александр алдынгы механизатор гына түгел, бик яхшы остаз да әле, - дип сөйләде аның турында кадрлар бүлеге башлыгы Эльмира Хәйриева. - Яшьләргә бөтен белгәнен, тәҗрибәсен кызганмый, эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә. Аның укучылары арасында Рушан Гайфуллин, Ленар Сираҗетдинов, Альберт Мостафин, Рамил Габдрахманов, Илшат Әхмәтов һәм башка механизаторлар. Аларның бөтенесе дә районга билгеле кешеләр, чәчү кампанияләре вакытында үзләрен күп тапкырлар билгеләп үткәннәр. Кайберләре, Александр Иванович кебек, кыр батырлары булган, сабан туйларында макталган.

- Без аның белән 1998 елда таныштык. Шуннан бирле аны бары яхшы яктан гына беләм. Ул үз эшенең чын остасы, бик яхшы кеше дә. Һәрвакыт җир белән эшләүгә күңеле белән бирелеп бара, шуңа да җир-анабыз аның тырышлыгын мул уңыш биреп кайтара, - дип билгеләп үтте Радик Зиннәтов, юбилярга югары бүләкне тапшырганда.

- Бу кадәр кадер-хөрмәт бик сөендерә инде. Мондый олылаудан соң берничә ел эшләп алмый булмас, - дип елмая мактаулы механизатор.

Район игенчеләре узган ел нәтиҗәләре буенча 73 мең 535 тонна бөртек җыеп алганнар. Иң күп ашлык җитештерүче - "Ак Барс-Питрәч" оешмасы. Аларда икмәкнең 43 процентын җыеп алганнар (31540 тонна). Моңарда Александр Борисов һәм аның хезмәттәшләренең өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса