Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кандидатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирделәр

Бердәм тавыш бирү көнендә, 22 майда, илебезнең барлык регионнарында "Бердәм Россия" праймеризы булып узды. Иртәнге сәгать 8дә алты сайлау участогы ачылды. Аларда питрәчлеләр 18 сентябрьдә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашырга лаеклы булган кандидатларны сайладылар.

"Бердәм Россия" алдан тавыш бирүдә катнашучыларның исемлегенә 42 кандидат керде.

Район халкы, партия әгъзалары һәм аның тарафдарлары кичке сәгать 8гә кадәр үз тавышларын бирә алды. Сайлау участоклары иртәдән үк тулы куәткә эшләде. Район үзәгендәге кебек үк, башка җирлекләрдә дә кабинкалар һәм теркәү өстәлләре алдында чират барлыкка килде. Тавыш бирү процессын җирле һәм Казаннан килгән күзәтүчеләр күзәтте, ул бернинди тәртип бозуларсыз узды.

- Бүген бөтен Татарстан буенча 560 участок эшли. Безнең Питрәч 549 нчы. Без бу кадәр кеше килер дип уйламаган идек, ләкин халык Дәүләт Думасында халык мәнфәгатен кайгырта алырлык кандидатны сайлауга бик җаваплы карады, - дип билгеләп үтте хисап комиссиясе рәисе Равил Миңневәлиев. - Безнең участок вакытында ачылды һәм бик тиз арада кешеләр дә җыела башлады. Питрәчлеләрнең кайберсе гаиләсе белән, хәтта коллективлар белән дә килде.

- Без, интернат-мәктәп укытучылары коллектив белән бергә килдек, - ди Зөфәр Рәхмәтуллин. - Әлеге эш бик мөһим һәм кирәкле, шуңа күрә без дә читтә калмадык.

- Мин "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, праймериз турында белдем, - диде питрәчле Нина Трофимова. - Тавыш бирергә һәм гражданлык позициясен күрсәтү өчен сайлауга килдек.

Ә Чыты сайлау участогында җирле халык кына түгел, Татар Казысы, Күн, Керәшен Сәрдәсе, Янсуар авылыннан да килделәр.

- Мин партиядә булмасам да, тавыш бирергә уйладым, - диде Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Евдокия Михайлова. - Бу бит безнең киләчәгебезне кайгыртучы депутатларны сайлау. Чыты сайлау участогына килүчеләр арасында Иске Йорт авылында яшәүче Эльмира Имамиева да бар иде.

- Кандидатлар сайлау турында газеталардан укып-белдек, телевизордан да ишеттек. Бу бит районда яшәүчеләрнең барысына да кагыла, шуңа күрә сентябрьдә узачак сайлау һәм аның нәтиҗәләре беркемне дә битараф калдырмаска тиеш, дип уйлыйм.

Сайлау барышын һәрбер участокта башыннан ахырына кадәр җирле "Бердәм Россия" партиясе белгечләре күзәтеп торды.

- Безнең участоклар ике система буенча эшләде, 2 - онлайн, 4 - оффлайн рәвештә, бу урыннарда интернетка бәйле иде. Бер участокта интернет булмау сәбәпле, Казан белән элемтәне җайга салуда берникадәр кыенлыклар килеп чыкты, ләкин алар тиз арада хәл ителде, - диде җирле "Бердәм Россия" партиясе белгече Оксана Зиатдинова. - Башка проблемалар булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X