Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен пенялар өстәләчәк

1 февральдән коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен штраф түләтә башлыйлар.

Торак-коммуналь хезмәтләр квитанцияләрендә яңа юл пәйда булачак. Инде февраль аеннан ук мондый хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен штрафлар килә башлаячак.

Яңа ел алдыннан, бүләкләр артыннан йөреп, “коммуналка”га түләргә өлгермәүчеләр яки аны мөһим эшкә санамыйча калдыручылар бар. Киләсе елда түләрмен әле, диючеләр дә булгандыр. Менә хәзер компанияләр мондыйларга вакытында түләмәгән өчен пеня язачак. Гыйнвар аенда декабрьдәге “гөнаһ” өчен түләргә кирәк булмаячак әле. Ә менә 1 февральдән – кирәк булачак: пеня бурыч күләменең Үзәк банкның төп ставкасының 1/300 өлешен тәшкил итәчәк. Түләү вакыты чыккан һәр көн өчен бурычның 0,04 процентын түләргә туры киләчәк.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, быел торак-коммуналь хезмәтләр бәясе арта. Белгечләр әйтүенчә, ЖКХ хезмәтләре 4 процентка кыйммәтләнәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса