Кощак десантчылары үз бәйрәмнәре көнне күп балалы гаиләләргә бүләкләр өләштеләр
Десантчылар балаларны сөендерделәр
Күпләр һава-десант гаскәрләре көнен фонтаннарда коенып, шау-шу куптарып бәйрәм итәләр, күңел ачалар дип уйлый. Чынлыкта исә, бу күренешне барлык десантчылар да хупламый.
Кощак авылы десантчылары инде берничә ел рәттән бу көнне изге гамәлләр кылалар. Алар уенчыклар, төрле тәм-томнар сатып алалар һәм аларны күп балалы гаиләләрдәге балаларга өләшәләр. Бу гамәл белән алар һәркем өчен яхшы үрнәк күрсәтәләр һәм балаларның десантчылар – теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер кешеләр икәнлеген белүләрен телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа