Җәмгыять

Питрәч районыннан Татьяна Шмелева: «Мин аңа “үзеңне сакла” дип әйтмәдем»

Ул, энеләре турында сөйләгәндә, һәр сүзен уйлап, туктап-туктап кына әйтә.

2022 ел. Абыйлы-энеле Дмитрий һәм Александр Владимировлар апалары Татьяна белән. Сулда – Дмитрийның улы Егор. / Фото шәхси архивтан

Татьяна Шмелева СВОга ике энесен озаткан. Саша һөҗүмне үз өстенә алып һәлак булган. Дима кайткан – ләкин аны өенә җиңү түгел, ә хатынының үлеме кайтарган. Җиңү өчен берләшергә кирәк, дип ышана аларның апасы.

Татьяна энеләре турында сөйләгәндә, һәр сүзен уйлап, туктап-туктап кына әйтә. Сөйләшергә теләмәгәнгә түгел, әйткән һәр сүзен үлчәп әйткәнгә күрә: кайсыдыр урында елап җибәрмәс өчен, кайсыдыр сүзе авыр хатирәләрен яңартмасын өчен.

Аларның әниләре Сашага – 13, Димага – 19, Татьянага 25 яшь булганда үлә. Ул кече энесенә опекунлык рәсмиләштерә, ә үзенең бу вакытта әле кечкенә баласы була.

– Саша минем энем генә түгел, ул миңа улым кебек якын иде, – ди ул. Мин аның чын ир-ат, ышанычлы, җаваплы кеше булып үсүен теләдем.

Ул 14 яшендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый, ындыр табагында эшли. Аннары СПТУда укый, армиядә хезмәт итә, өч елга контракт төзи. Кайткач өйләнә, ике баласы туа. Үзмәшгуль булып эшли – металл конструкцияләр җыя, йөк үзбушаткычлары белән идарә итә.

2022 ел. Дима беренче булып үзенең өлешчә мобилизациягә эләккәнен белә. Ул бабасы – Бөек Ватан сугышында катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, коммунист, хезмәт ветераны Владимиров Александр Алексеевич сөйләгәннәрне ишетеп үсә. Бабасы үлсә дә, олы оныгы өчен ул чын үрнәк булып кала.

Дима миңа шуны әйтте: “Әгәр без кайчан да булса бабай белән очрашсак, ул: “Ә син нигә Ватан чакыргач бармадың?”, – дип сораса? Әгәр читтә калсам, аңа нәрсә дип җавап бирермен. Миңа оят булачак”, – дип искә ала Татьяна.

Сашаның үз компасы бар иде. Десантчының “Без булмасак, кем” девизы аның өчен яшәү рәвеше булган. Ул үзе Кощак авыл җирлеге башлыгына шалтыратып: “Миңа повестка килгәч, шул телефон номеры буенча хәбәр итегез. Мин килермен” – дип әйтә.

Абыйлы-энеле төрле частьларга эләгә. Алар бер-берсеннән еракта була. Ә апаларыннан тагын да ераграк булалар. Ул аларны аларның балалары һәм аларның әниләре белән бергә өйдә көтеп калган.

2023 елның апрелендә Александр ротасы сугышчан приказ ала, дүртәр кешелек төркемнәр белән егетләр сугышчан заданиега китәләр. Саша аларның берсенең командиры була. Алда аларны засада көтеп торган.

– Алар дистанциядә бер-бер артлы хәрәкәт итәләр, – дип сөйли Татьяна. Һәм куркыныч участокка ике минут кала Саша дусты белән урыннарын алыштыра. “Серега, әйдә, мин алдан барам”, – ди. Аның тоемлау хисе көчле иде – ул куркынычны башкалардан алданрак күргән. Һәм иптәшен үлемгә җибәрә алмаган. Беренче һөҗүм аңа эләккән, калган егетләр исән калган. Энем аларны коткарып калган. Мин аның башкача эшли алмавын беләм. Ләкин кайчак: ни өчен мин аңа, беренче чиратта, үзеңне сакларга кирәк, дип әйтмәдем икән дип уйлыйм? Соңыннан барыбер мине тыңламаячагын да аңлыйм. Александр һәлак булды. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Татьяна Сашаны күмә. Һәм Дима өчен тагын да ныграк курка башлый. Аларны куркыныч участокка күчергәч, Татьяна үзенә урын таба алмаган. Ул ярты ел элемтәгә чыкмый. Татьяна яңалыклар көтеп, телефонын кулдан төшерми. Йөрәге гаилә зиратына барырга дәшә. Ул туганнарының каберләре янында басып тора һәм аларның бабасының 1942 елның җәендә хәбәрсез югалган булуын исенә төшерә. Гаиләсе аның турында дүрт ел берни дә белми. Ә аннары ул 1946 елда табыла. Төнлә аның карт әбибе, бабасының әнисе төшенә керә, ул сугыштан соң үзенең улын дүрт ел көткән, аның турында берни дә белмичә, улының исән булуына ышанган. Ул миңа: "Тынычлан һәм көт”, – диде. Бу сүзләрне ул яхшы билге итеп кабул итә һәм озакламый энесе табыла.

Дима кайта. Хәрби хезмәткәрне хатыны үлгәннән соң балигъ булмаган кызының бердәнбер караучысы буларак демобилизацияләгәннәр.

– Минем энеләрем – яхшы ирләр һәм иң яхшы әтиләр, – ди Татьяна.

Еш кына без СВОда катнашучылардан аннан кайткач, дөньяга карашлары никадәр нык үзгәрүен сорыйбыз. Татьяна Николаевнадан да сорадык. Ул Сашаны соңгы юлга озатканда, аннары Диманы эзләгәндә, башка кешеләрнең бәйрәмнәр үткәрүләрен, салютлар җибәрүләрен күрү кыен булуын таный. Татьяна Николаевна җәмгыять берләшергә тиеш дип ышана.

– Владимир Путин безгә җиңүчеләр гены салынган дип әйтте. Бу дөрес. Әмма без хәзер сынауларга әзер түгел. Без артык читләшкән. Кемдер качып ята, кемдер файда эзләп акча эшли, кемдер бу аңа кагылмый дигән кыяфәт чыгара. Ә дошман көчле. Һәм без бербөтен булмасак – авыр булачак. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” – Бөек Ватан сугышы чоры лозунгы гына түгел, ул безгә балачактан таныш – бу безнең мирасыбыз, безнең җиңүгә юлыбыз.

Татьяна Николаевна иң авыр вакытта янәшәдә булганнарга рәхмәт белдерә, оператив юридик һәм психологик ярдәм күрсәтеп, ихлас күңелдән һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәр. Ул Казан шәһәре Думасы депутаты Руслан Фәрит улы Галимовка, “Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” АНО җитәкчесе Ангелина Фәрит кызы Галимовага рәхмәтле.

– “Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” энем Дмитрийның гомерен саклап калырга ярдәм итте, – дип билгеләп үтә Татьяна. – Бу вакыт эчендә мин региональ “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” җитәкчесе Ангелина Галимова белән элемтәдә булдым, ул гаиләбезгә ярдәм итү өчен бөтен көчен куйды. Ангелина Фәритовна үзе мобилизацияләнгән офицерның хатыны, шуңа күрә мине башкалардан аермалы буларак аңлый иде”. Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гайнуллова Наталья Александровнага, Инсафка, “Реальный Реалист” социаль челтәр каналына, туганнарына һәм безне кайгыртучыларга рәхмәт белдерәм.

СВОда катнашучыларның гаиләләренә коплекслы ярдәм итүне “Ватанны саклаучылар” СВОда катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Питрәч районындагы филиалының социаль координаторы Физалия Никитина комплекслы тәэмин итә.