Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында кар чистарту эше туктап тормый

Соңгы вакытларда туктаусыз кар явып тора. Шәхси йорт хуҗалары ишегалларын үзләре җыештыра, ә күп фатирлы йортлар территорияләрен чистарту бурычы идарәче компанияләргә йөкләнгән.

Кайбер фатирларда яшәүчеләр  юллардагы кар көртләреннән зарлана. «Питрәч»  идарәче компаниясе җитәкчесе Энсар Сафьянов аңлатуынча, буранның беренче көнендә  үк барысын да җыештырырга өлгермәгәннәр, 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Әмма шимбә һәм якшәмбе көннәрендә без барлык стоянкаларны, юлларны һәм тротуарларны чистарттык. Ишегалды җыештыручы булган җирдә подъездлар чистартыла, кайбер йортларда яшәүчеләр бу хезмәттән баш тарттылар, бу беркетмәдә теркәлгән, - дип аңлатты Энсар Мирзаҗанович.

Ә «Актачы-к» идарәче компаниясе тракторы ял көннәреннән соң да кар чистарту эшен дәвам итте. Атна башында Комсомольская, Казанская һәм Титов урамнарын тулысынча чистарту планлаштырылган иде.
Ленино-Кокушкинода яшәүчеләр тарафыннан да  канәгатьсезлек булды. Җирлектә бер генә трактор эшли икән, икенчесе  ватылган.

Көчле буран вакытында бер техника эшләде. Ял көннәрендә барлык урамнар да диярлек чистартылды. Хәзер халык соравы буенча урыннарга чыгабыз, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Азат Сәйфетдинов.


Питрәч буенча – 5, Көектә - 3, «Царево Вилладж» торак комплексында 12 берәмлек техника эшли. Кечкенә авыл җирлекләрендә кар чистартуга кимендә бер трактор җәлеп итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса