Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында урман җәнлекләрен саныйлар

Чынлыкта алар күпме? Җәнлек һәм кошларны кышкы исәпкә алудан төгәл саннар билгеләнәчәк.

Питрәч урманнарында һәм кырларда күп җәнлекләр һәм кошлар яши. Бу -  көртлекләр, кыр тавыклары,  поши, кабан, куян, кыр кәҗәсе, төлке, тиеннәр яши. 

Моның белән аучылык хуҗалыкларыннан килгән егерьлар һәм махсус өйрәтелгән кешеләр шөгыльләнә. Эшкә якынча 15 кеше җәлеп ителгән. Исәпкә алу ел саен үткәрелә. Җәнлекләр кешеләргә күренергә яратмый, шуңа күрә аларны санау җиңел түгел. 

  • Яңа эзләр буенча. Исәпкә алучы кар автомобилендә билгеле бер маршрут буенча йөри. Ул схемада  үзе күргән җәнлекләрне яки аяк эзләрен теркәп куя.
  • Җәнлекләр ашаган вакытта. Кыргый фаунаның яшәү урыннарында, барыннан да бигрәк, кабаннар һәм кыр кәҗәләре өчен, тукландыру мәйданчыклары урнашкан. Аучы янәшәдә генә яшеренеп тора һәм күпме җәнлек ашарга килүен күзәтә. 
  • Очу аппараты аша. Һавага мини-камера белән квадрокоптер җибәрәләр, аның ярдәмендә җәнлекләрне карыйлар.

 

Эшләр 10 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар ау ресурслары торышын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Аучыларга рөхсәт бирү шартлары һәм үзенчәлекләре, республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча өстәмә чаралар күрү моңа бәйле булачак, - дип билгеләп үтте ТР биоресурслар буенча комитетының безнең район буенча баш белгече Вячеслав Кузнецов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса