Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчлеләр “Җиңү урманы” утыртачак

    Казан һәм Татарстанның башка районнарында яшәүчеләр белән бергә Питрәч район халкы да Бөтенроссия акциясендә катнашачак.

    Алар Бөек Ватан сугышы фронтында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә исемле агачлар утыртачак.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Яшел Россия" Бөтенроссия экология иҗтимагый хәрәкәте "Җиңү урманы" акциясе үткәрергә планлаштыра. Әлеге проектның төп максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кешенең һәрберсе истәлегенә агач утырту.

    Республикада акцияне 25 апрельдә үткәрү планлаштырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: