Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән «Чулпы» ансамбле фильмга төшүдән бүленеп сайлауда катнашты

Ансамбль солистлары сайлау участогына милли киемнәрдән килде.

Керәшеннәрнең «Чулпы» фольклор ансамбле фильмга төшүдән бүленеп сайлауга барган. Ансамбль Питрәч районы Талкыш авылында «Микулай» фильмын төшерүдә катнаша. 

Репетицияләр көн саен диярлек бара. Шулай да актрисалар сайлауда катнашырга җай тапкан.

Бүген съемкаларга барабыз. Әмма бергәләп, үзебезнең милли киемнәрдән сайлау участогына да кереп чыгарга булдык», — дигән Лера Карташова.

Әйтүләренчә, иҗади коллективта катнашучыларга үзләрен яңа амплуада сынап карарга кызык икән. Алар төрле сәхнәләрдә җырлап һәм биеп кенә калмый, төрле рольләр дә башкара. Мисал өчен, Ольга Харитонова — баш геройның әнисе ролендә.

Сүз уңаеннан, фильмда кастингны уңышлы узган район халкы да катнаша. Алар танылган актерлар Виктор Сухоруков һәм Иван Добронравов белән бер мәйданчыкта эшли, дип хәбәр итә басма. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса