Питрәч районыннан биш предприятие юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына эләккән
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районыннан биш предприятие юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар антирейтингына эләккән

«Кощаковский» АХП» ҖЧҖ антирейтингның лидеры булды

Юл хәрәкәте иминлеге буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясе шоферлары даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен боза торган оешмаларның антирейтингын төзеде. Исемлеккә Питрәч районында теркәлгән биш предприятие кергән. 

9 айдагы мәгълүматларга караганда, иң күп хокук бозулар «Кощаковский» АХП» ҖЧҖдә – 291. Аннары «Агроторгсервис» ҖЧҖ (156), «СЛС Технология» ҖЧҖ (119), «Тәмле» ҖЧҖ (104) һәм «ПСК БЭИС» ҖЧҖ (79) баралар. 

Комиссия предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә чакыра.


БДД