Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Колай авылы мәдәният йорты директоры акчалата бүләк алуга конкурста җиңде

Бу - шәхси грант, шуңа күрә ул аны үзенчә файдалана ала.

Колай авылы мәдәният йорты директоры Людмила Васина ТР авыл җирлекләрендә иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре арасында акчалата бүләк алуга конкурста җиңүчеләрнең берсе булды.

Без героебызның эш урынына бардык. Урамда балалар көлгән тавышлар яңгырап ишетелеп тора.  Мәдәният йорты яныннан ерак түгел генә  балалар чанада һәм ватрушкада шуып йөри иде. Бина эченә кердек һәм, иң беренче булып, шахмат зонасын күреп алдык. Башлангыч сыйныф укучылары фигураларны таратканнар, бик җанлы гына уйныйлар. Алар янына  мәктәп укытучысы  килде, яшь шахматчыларны ул өйрәтә икән. 
Алга таба озын коридор, уңда китапханә, сулда актлар залы. Сәхнәдә «Фантазия» вокаль коллективыннан өч кыз җырлый, алар Әниләр көненә номер әзерлиләр иде. Аннары «Бэмс» хореография студиясе чыкты. Тамашачылар урынында - Виолетта Корнеева һәм директор Людмила Васина. 
Ул күп вакытын документлар, хисаплар белән үткәрә, ләкин иҗаттан читтә калмый. Номерлар куярга булыша, репетицияләргә йөри. Мәдәният йортына ул 2007 елда сәнгать җитәкчесе булып килә. Ел ярымнан директор була. Шунысы кызык, башта бөтенләй башка һөнәр сайладым. Ветеринария һәм зоотехник белгечлекләре буенча ике югары белем ала. Унбиш ел Колай авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли. Аның тырышлыгын һәм иҗатка мәхәббәтен күреп, мәдәният йортына эшкә чакыралар.

Әни профсоюзда эшләде һәм гел сәхнәдә иде, ә мин һәрвакыт аның белән бергә булдым. Кечкенәдән иҗади чараларда катнаштым.  Кар кызы да булдым, төрле җәнлекләр ролендә дә уйнадым, - дип искә ала Людмила Владимировна.

Мәдәният йортында 17 клуб оешмасы эшли, аларда 190 бала шөгыльләнә. Алар барысы да актив һәм талантлы. Төрле республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә катнашалар, призлы урыннар алалар.

 Без аны яратып Люда апай дип йөрибез, аның белән бары уңай хатирәләр генә бәйли безне. Ул төрле конкурслар уйлап таба, безнең нәрсә белән булса да шөгыльләнүебез, иҗади үсүебез һәм вакытыбызны бушка сарыф итмәвебез турында кайгырта. Аның белән бик күңелле һәм кызык. Бу клубны без ачтык, шарлардан арка ясадык, чыгышларга әзерләндек, костюмнар тектек, «Звездочка»га бардык, - дип сөйләде Колай мәктәбе укытучысы һәм педагог-оештыручысы Наира Алтунян. 

Акчалата бүләкне шулай ук Пановка авылыннан күп функцияле үзәк директоры Евгений Ломовой һәм китапханә мөдире Татьяна Бикбаева  да алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса