Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Йомырка фестивале рекордлар белән гаҗәпләндерәчәк

Бик тиздән безне сезнең белән кызыклы вакыйга көтә. Ул ике көн дәвамында - 19 һәм 20 августта - Питрәч наратлыгында үтәчәк. Фестивальгә кунаклар республика буенча гына түгел, Россиянең башка регионнарыннан да килер дип көтелә, чит илләрдән дә туристлар киләчәк.

Оештыручылар фестиваль кунакларына нәрсә генә вәгъдә итми. Фестивальдә катнашучыларны сувенирлар ярминкәсе, кызыклы конкурслар - "Мисс Скорлупино" иң матур, иң авыр әтәчне сайлау, балалар костюмнары конкурсы, әтәчләр йөгерүе, хуҗабикәләр өчен спорт-табалы ярышлар һәм башкалар. Гадәти булмаган уеннардан торган зур спорт-күңел ачу программасы якты концерт һәм дәртле "Мiami Dance" кавер-группасы - яшь стильле һәм талантлы музыкантлар чыгышы белән үрелеп барачак. Һәм тагын тамашачыларны хенд-мейд сувенирлары ярминкәсе, декоратив-гамәли сәнгать һәм йомыркалардан кулинарияле әсәрләр ясау буенча мастер-класс көтә (тиздән Скорлупино.рф сайтында аларга язылып булачак). Шулай ук бәйрәмдә интерактив мәйданчыклар эшләячәк, уникаль фестиваль уеннары һәм дегустация булачак. Һәм, әлбәттә инде, без барыбыз да Татарстан Республикасында иң зур йомырка тәбәсе пешерүне түземсезлек белән көтәбез.

Фестиваль һәм аның сюрпризлары турында тулырак газетабызның киләсе саннарында һәм безнең www.pestrecy-rt.ru сайтында укыгыз. "Скорлупино"га 10 көн генә калды!

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса