Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем йортын бергәләп матурайтабыз

Питрәчлеләр республика акциясенә кушылып, үз мәктәпләрен ремонтлауга 860 мең сум акча җыйдылар. Алар капремонт барган мәктәпләргә генә түгел, программага кермәгәннәренә дә спонсорлык ярдәме кирәк булуын яхшы аңлый.


Быел районның өч мәктәбендә - Ленино-Кокушкино, Керәшен Сәрдәсе, Чыты белем йортларында дәүләт программасы кысаларында капиталь ремонт алып барыла. Программада срестволар түбә, ишек-тәрәзә, инженерлык челтәрләрен алыштыру өчен бирелә. Барлыгы сигез төр эшкә. Ә сыйныфлар һәм коридорлар ремонтына акча каралмаган. Шуның өчен республикада җөмһүриятебез Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф һәм фән министрлыгы "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе игълан итте. Чытылылар да әлеге изге эштән читтә калмады.
Чыты мәктәбендә ремонт эшләре тулы куәткә алып барыла. Ир-атлар - район үзәге төзелеш оешмалары эшчеләре җылыту системасы ясау белән мәшгулъ, укучылар идән юа, мәктәп җиһазларын күчерә. Хатын-кызлар җитез хәрәкәтләр белән диварларны шомарта. Әйтерсең, чын төзелеш эше осталары. Бу хатын-кызлар җирле укытучылар булып чыкты. Алар эшли-эшли штукатур-маляр һөнәренә дә өйрәнеп беткән.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләлә Фәйзрахманова елмая төеп:
- Ремонт башланганнан бирле алты кабинетны тәртипкә китердек. Шпаклевкага да, грунтовкага да, дөрес итеп буярга да өйрәндек. Бик матур килеп чыкты, - ди.
Әле тагын җиде уку кабинетын тәртипкә китерәселәре бар икән. Моңа акчаны ата-аналар, укытучылар үзләре юнәткән. Аларның өндәмәгә җаваплары шул. Дәүләт средстволары гына бөтен нәрсәгә җитеп бетмәвен яхшы аңлый алар.
Чытылыларның ирекле иганәләре белән 120 мең сум акча җыелган. Бүген шул акчаларга диварларны тигезләү, буяу эшләре бара. Шулай ук яңа идән өчен линолеум белән фанер да сатып алганнар.
- Үткән елларның чыгарылыш укучылары да мәктәпкә ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр, - ди мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов. - Алар ярдәме белән мәктәп әйләнәсенә декоратив койма корачакбыз, - дип тә өстәп куя.
План нигезендә, яңарту мәктәп коридорларына да булачак. Спорт залга да ясалачак. Моңа акчаны район бүлеп бирәчәк икән.
Биредә 25 июльдә барлык эшләрне төгәлләргә ниятләп торалар. 1 сентябрьгә мәктәп балкып торырга тиеш.
Ә тышкы яктан, дәүләт ярдәме белән, белем йортының йөзе яңарды. Ул авылга ямь биреп балкып тора.
Шулай итеп безнең һәрберебез туган мәктәбенә көченнән килгәнчә ярдәм итә һәм үзе турында матур истәлекләр калдыра ала. Үз мәктәбегезгә барып, аның ничек яшәве, нинди ярдәм кирәклеге турында белешергә вакыт кызганмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса