Алга
  • Рус Тат
  • Шәле мәктәбе укучылары кошларны үз итә

    Яз фасылы бәйрәмнәргә бай. Шуларның берсе - Халыкара кошлар көне.

    Шул уңайдан Шәле башлангыч мәктәбендә биология укытучысы Зөлфия Мәннапова укучылар белән "Кошлар көне" үткәрде. Зал кош рәсемнәре, плакатлар белән бизәлгән иде. Шулай ук бу көнне аудиоязмадан кошлар тавышы яңгырап торды.

    Әлеге чараның төп максаты: укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кошларны танып белергә өйрәтү, аларның табигатьтә, кеше тормышындагы ролен, авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.

    Кошлар безнең дусларыбыз! Алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр. Бу көнне

    укучылар яз, кошлар турындагы шигырьләр сөйләде, кош рәсемнәре ясады. Алар канатлы дусларыбыз турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алды. Соңыннан балалар алып килгән сыерчык ояларына нәтиҗә ясалды.

    Һәркем аларга мәрхәмәтле булсын иде. Кошкайларыбызны саклыйк, алар өчен ояларны күбрәк ясыйк!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: