Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Безгә дә исәп алучылар килде ахры

Бу көннәрдә питрәчлеләр өйләренә килгән зәңгәр формадан һәм сумка күтәргән кешеләрне менә шулай каршы ала. Әйе, дөрестән дә алар 2016 елда авыл хуҗалыгы исәбен алучылар. Ә менә аларның сумкаларында - компьютер планшетлар, һәм бу хәзерге заманга хас күренеш.

Район үзәге китапханәсе хезмәткәре Алсинә Карсакова бу көннәрдә үзенә гадәти булмаган эш үти: кич белән, эш көненнән соң, зәңгәр форма киеп һәм иңбашына букча асып, ул Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алучы буларак, район үзәгенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын йөреп чыга. Исәпкә алу барышында аңа 360 объектны йөреп чыгарга туры киләчәк. Бүгенге көнгә ул инде 270 респонденттан сорау алган. Аның сүзләре буенча, питрәчлеләр исәпкә алучыны якты йөз белән каршы алалар, сорауларына теләп җавап бирәләр һәм болар аларда бернинди дә авырлык тудырмый. Барлыгы - егерме өч сорау.
- Без бөтен нәрсәне дә исәпкә алабыз: җир участогының гомуми мәйданын да, төзелешләрне дә (бары тик мәйданда), үсентеләрне дә, йорт тирәлеген дә, - дип аңлатма бирде Питрәч районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу-2016 буенча вәкаләтле Людмила Фадеева. - Шул ук вакытта, респондентлардан ниндидер шәхси мәгълүматлар, төрле башка конфедициаль мәгълүмат, исемнәр, адреслар һәм башкалар бирү таләп ителми. Һәм исәпкә алу барышында беренче тапкыр заманча технологияләр кулланыла: шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алып баручы гражданнардан сорау алу компьютер планшетлардан файдаланып алып барыла. Бу исә мәгълүматның сыйфатын арттырырга һәм аны җыю, эшкәртү процессын тизләтә.
Питрәч районында барлыгы уналты меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык һәм илле өч бакчачылык җәмгыяте бар. Һәм Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу барышында алар барысы да саналырга һәм исәпкә алынырга тиеш. Питрәч районында бу эш белән утыз сигез исәпкә алучы һәм алты инструктор шөгыльләнә.
Бүген районда Бөтенроссия халык санын исәпкә алу тулы куәткә бара. 12 июльдә район статистика мәгълүматлары буенча, исәпкә алу планы кырык процентка үтәлгән. Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу исә 15 августта төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса