Чәчү өчен көннәр бик яхшы

Район игенчеләре көннәр яхшыруга сабан культуралары чәчүгә кереште.
- Быел язгы кыр эшләре өчен һава шартлары бик яхшы, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Газинур Фәйзуллин. - Район игенчеләре эшкә кереште һәм сабан культуралары чәчү тулы куәткә бара. Әлегә район кырларында 25 чәчү агрегаты эшли, тиздән чәчүгә әзерләнгән барлык 43 агрегат та кырга чыгачак. Хуҗалыклар орлык һәм ягулык-майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән, эшләргә генә кирәк. Сүз уңаеннан, уҗым культураларын (бөртеклеләр һәм күпьеллык үләннәр) өстәмә тукландыру һәм тырмалауны уңышлы тәмамладылар. Хәзер план буенча чәчү өчен туфрак әзерләү бара. Уҗым культуралары торышы сөендерә, арыш яхшы кышлаган. 1000 гектарга якын уҗым бодаен гына яңадан чәчәргә кирәк булачак. Кызу көннәрдә кырда эшләүче механизаторлар уңышның үзләренә бәйле булуын яхшы аңлый.
"Соя Колай" хуҗалыгында сабан культураларын чәчүгә майның беренче көннәрендә үк керештеләр.
- Без 5 майга 120 гектар мәйданда арпа чәчтек, 4 майда кукуруз чәчүгә керештек. Безнең хуҗалык терлекчелек белән шөгыльләнә, шуңа да әлеге культура бездә зур мәйдан - 1000 гектар биләп торачак, - ди хуҗалыкның баш агрономы Рәмзил Вәлиев. - 1200 гектардан артык мәйданны бөртеклеләр һәм азык катнашмасы алып торачак. Әлегә бездә ике чәчү агрегатында Хәетбай Дощчанов һәм Владимир Батурин эшли. Юрий Агачев ашлык ташу белән мәшгуль. Чәчү агрегатлары өчен туфракны Валерий һәм Виталий Чубаевлар, Рөстәм Насыйбуллин әзерли. Алар иртәнге сәгать 4тән кичке сәгать 11гә кадәр кырда. Алар өчен көненә өч тапкыр ашату оештырылган. 25 майга кадәр эшне башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз. Иң мөһиме, һава шартлары, туфрак яхшы.
Районда сабан культуралары 37000 гектар тәшкил итә (шулардан 24700 гектарында бөртеклеләр). Бүгенгә 4800 гектарда бөртеклеләр чәчелгән. Алда баручы хуҗалыклар: "Ак Барс-Питрәч" - 2163 гектар, "Газовик" - 350 гектар, "Кощак" АХП - 216 гектар һәм "Соя Колай" - 120 гектар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7400
-
4 март 2021 - 09:42Питрәч районында итекле хоккей буенча районның беренче ачык турниры узды Анда барлыгы 12 команда катнашты.7500
-
4 март 2021 - 08:56Безнең район сәламәтлек саклау буенча Татарстанда иң яхшылар өчлегендә Республика медицина учреждениеләре рейтингында без Казан һәм Саба районы белән 1-3 урыннарны бүлешәбез.8000
-
27 февраль 2021 - 00:21Музыкаль котлаулар
-
27 февраль 2021 - 00:19Питрәч районы яңалыклары
-
3 март 2021 - 12:48Питрәчлеләрне чаңгы ярышларына чакыралар5 мартта наратлыкта «Россия чаңгы юлы - 2021» традицион массакүләм чаңгы ярышлары узачак.16300
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.161100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.131000
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130300
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126700
-
5 гыйнвар 2021 - 14:15Питрәчтә район башлыгыгың Раштуа чыршы бәйрәме узды Авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар бүген район мәдәният йортына җыелды.111700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика