Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Дога укып башлаган эш хәерле була

Районыбызга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән килде. Ул район башлыгы Эдуард Дияров белән очрашты һәм район имам-хатыйблары җыелышында катнашты.


Дин эшләренә багышланган очрашуга район имам-хатыйблары, авыл җирлекләре башлыклары, башлангыч ветеран оешмалары рәисләре килгән иде.

- 2015 ел республикада - Татар дин белгечләре елы дип игълан ителде. Бу "Казан басмасы" - Коръәннең беренче китабы бездә нәшер ителүе белән бәйле. Ул мөселманнар дөньясында мөселманнарның үз көчләре белән әзерләнгән беренче басмалары. Дөньядагы иң зур Коръән китабы да Татарстанда саклана. Моның белән горурланырга, шулай ук безнең татар дин белгечләре белән, - диде чыгышында мөфти . Бу көнне мөфти районның кайбер имам-хатыйбларына сертификатлар тапшырды.

Район мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров районның имам-хатыйбларының эшчәнлекләрен югары бәяләүләре һәм әлеге чараны оештырулары өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм район башлыгы Эдуард Дияровка рәхмәт белдерде. Район мөхтәсибе үз чыгышында күпчелек мәчетләрдә программа буенча укытулар алып барылуын билгеләп үтте. Бигрәк тә Шәле авылы һәм район үзәге мәчетләрендә актив эшлиләр.

- Күптән түгел генә ачылган Иске Шигали авылы мәчетенә намазларга кеше күп йөри, - диде ул.

Шулай ук Питрәч мәчетенә дә игътибар ителде. Әлеге мәчет төзелгәнгә 10 ел була, кайбер урыннарда ремонт кирәк.

Очрашуда катнашкан район башлыгы Эдуард Дияров үз чыгышында район тарихына, җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләргә тукталып үтте.

- Безнең районда төрле дин һәм милләт кешеләре яши, без дус-тату яшибез. Үзара аңлашып яшәү безне берләштерә һәм безне көчле итә дә инде, - диде.

Әлеге фикерне дәвам итеп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм Хәйруллин сүзләрен китерү урынлы булыр:

- Бездә дуслык, аңлашу булсын. Мәчетләребез халыкның рухи-дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү урыны булсын, гыйбадәт йорты ишекләре һәркем өчен ачык булсын.

Очрашуда оештыру эшләре белән беррәттән, балаларны әхлакый тәрбияләү, дини гореф-гадәт һәм йолаларны пропагандалау мәсьәләләре дә каралды.

Әлеге очрашу район мәдәният йортында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса