Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Ял итүе күңелле һәм бик рәхәт инде ул

11 июньнән 17 июньгә кадәр "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Йолдызлы десант" палатка лагере эшләде. Анда республиканың төрле районнарыннан илле бала бушлай рәхәтләнеп ял итте.

Илле кыз һәм малай "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагерена бару өчен Питрәч район үзәгенә җыелды. Әлеге балалар Казан, Питрәч, Буа, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнарыннан килгән. Аларның кайберсе "Йолдызлы десант"та һәр елны ял итә. Колай урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Алина Сергеева ике ел рәттән Лаеш районындагы палатка лагерена барган.
- Анда бик рәхәт, күңелле булды, төрледән-төрле уеннар, мавыктыргыч чаралар оештырдылар. "Акчарлак"та да онытылмаслык көннәр үткәрдек, - ди ул тәэсирләре белән уртаклашып.
Район җитәкчелеге вәкилләре, лагерьны оештыручылар балаларга күңелле ял вәгъдә иттеләр. Алар өчен спорт ярышлары, интеллектуаль, күңелле бәйгеләр һәм чаралар әзерләде. Шуларның берсе, Әлбәден авылына бару булды. Анда балалар Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның музей-йортына бардылар, шулай ук тәвә кошлары фермасында булдылар. Анда күргәннәр мәктәп укучыларын аеруча да гаҗәпләндерә. Алар озын аяклы Африка кошларын, кечкенә понилар һәм ишәкләрне, хәтта, ике өркәчле дөяне яшел үлән белән сыйлый алды. Шулай ук тиктормас мисыр тавыклары, пошмас горур күркәләр, төсле-төсле тавыкларны күреп хозурландылар. Кыскасы, хис-кичерешләр бик озакка җитәчәк. Әмма балаларның күңелен бер нәрсә төшерде - тиздән алар өйләренә кайтып китәргә тиеш иде.
Дөрестән дә, "Йолдызлы десант"ның әлеге сменасы кыска булды - бары алты көн генә. Шулай да балаларга август аенда кабат палатка лагере эшләячәк дип вәгъдә иттеләр.
Бүген "Акчарлак" сәламәтләндерү лагеренда беренче смена ачылды, ул 18 көн дәвам итәчәк. 10 июльдә балалар икенче сменага җыелачак. Ата-аналар взносы 2041 сум тәшкил итәчәк. Балалар 21 көн ял итәчәк. Иң кыскасы - өченче смена. Август башына планлаштырыла.
Ата-аналарга өченче сменада ял итү юлламалары өчен 683 сум түләргә туры киләчәк. Җәй буена "Акчарлак"та барлыгы 405 бала ял итәчәк.
Шулай ук районда 18 мәктәп яны лагерьлары үз ишекләрен ачты. Аларга 500 мәктәп укучысы йөри. Коррекция мәктәбенең 12 укучысы үз мәктәпләре лагерена йөри.
Теге яки бу сәбәпләр аркасында лагерьларга бармый калган, инде ял итәргә өлгерүчеләр кичләрен балалар мәйданчыкларына йөри ала. Питрәчтә шундый 8 мәйданчык эшли. Районда алар барлыгы - 9. Алар кичке сәгать 6дан эшли башлый һәм 2 сәгать дәвам итә. Мәйданчыкларда балалар белән тәҗрибәле оештыручылар, мәктәп укытучылары эшли. Алар тәкъдим иткән уеннарда, конкурсларда балалар бик теләп катнаша. Монда һәр бала күз алдында, күзәтүдә. Бу эштән арып кайткан әти-әниләр өчен дә бераз сулу алу була. Мәйданчыкларда төрле яшьтәге балалар уйнауга карамастан, алар үзләрен тәртипле тота, һәрберсе үзенең булдыклылыгын, осталыгын, талантын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса