Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Питрәч районы беренче татар мюзиклы кадрларында
Мәшәкатьле эш көненнән соң ял итүнең иң яхшы ысулы - яхшы фильм карау. Моңа Ленино-Кокушкинода Яшьләр үзәге кунаклары да инанды. Биредә тамашачылар өчен җомга кичендә чын кинотеатр булды. Концерт залы сәхнәсендә зур экранда режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» беренче татар мюзиклы күрсәтелде. Питрәчлеләр беренчеләрдән булып комедия кинокартинасын күрде. Безнең районның да кино төшерүне оештыруда катнашы бар.
-
Клубның ярты гасырлык юбилее – бөтенхалык бәйрәме
Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният учагы илле еллыгын билгеләп үтте.
-
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен
-
“Мондый балалар булганда киләчәгебез өметле”
Питрәчтә “Театр атналыгы” район марафоны белән театр елына йомгак ясалды. Аның кысаларында, районга республиканың танылган артистлары килде һәм алар мәктәп укучылары белән очрашты. Анда шулай ук районның театр коллективлары да актив катнашты. Үз спектакльләрен тамашачыларга балалар да, олылар дә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, аларның иң яхшыларына акчалата сертификатлар тапшырылды.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә
Театр тамашачыны үзенең сихрилеге, серлелеге белән җәлеп итәдер, мөгаен. Аны патшалар да яраткан һәм хәзер дә яратып карыйлар. Театрга бару, димәк ниндидер бер илаһи матурлыкка кагылу, үзеңне гаҗәеп дөньяга эләккән, башка чор кешесе кебек хис итү, геройлар белән аларның кайгы-шатлыкларын кичерү дигән сүз. Хәтта кинематограф та, телевидение дә театрны алыштыра алмый. Район мәдәният йорты сәхнәсендә питрәчлеләргә берничә спектакль тәкъдим иттеләр.
-
Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды
Бу конкурста Питрәч, Лаеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан иҗат коллективлары катнашты. Бәйге өч номинация буенча узды: вокал-соло, хореография һәм нәфис сүз. Әлфия Авзалова истәлегенә багышлап, җырлар аның репертуарыннан гына башкарылды.
-
Әни - гаилә учагын саклаучы
Гаилә – бәхет ачкычы.
-
«Һәр ролемне бөтен күңелемне биреп уйныйм»
Театр елы уңаеннан безнең районда да, бөтен ил буенча да күп чаралар үткәрелә. Шәле авылы биредә туып-үскән танылган артистлар, язучылар белән дан тота, шуңа күрә анда яшәүчеләр еш кына күренекле һәм талантлы якташларын үзләрендә кабул итә. Авыл мәктәбенә Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр актеры Ренат Шәмсетдинов килде. Ул театрда һәм кинода йөздән артык рольдә уйнаган.
-
«Селяне» ансамбле Питрәчне беренче концерты белән сөендерде
«Селяне» вокаль ансамбле моннан дүрт ел элек район мәдәният йорты каршында барлыкка килде. Алар беренче тапкыр безне, тамашачыларны, үз концертлары белән сөендерделәр. Залдагылар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмде.
-
«Әлбәден 2019» хәрби уеннары» фестивале тагын да масштаблырак булачак
Россия Президенты Владимир Путин 2020 елны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елы дип игълан итте.
-
Питрәч гаиләсе “Нечкәбил” республика конкурсының финалына чыкты
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева үзенең зур гаиләсе белән “Нечкәбил – 2019” республика күләмендәге ана матурлыгы һәм гаилә конкурсында катнаша. 46 катнашучының 12се финалга чыкты, алар арасында Моисеевлар гаиләсе дә бар.
-
Мәдәният хезмәткәрләре лаеклы бүләкләрен алды
Безнекеләрне бел!
-
“Чыты авылы яныннан Мишә уратып ага...”
Авыл – ул зур бер гаилә, анда һәркем бер-берсен яхшы белә, аңлый, кирәк чакта ярдәм итә, уртак уңышларга сөенеп, уңышсызлыкларга борчылып яши. Чыты авылында да шундый дус-тату, бердәм халык гомер итә. Быел монда беренче тапкыр Авыл көне үткәрелде. Моңа кадәр авыл халкы һәм кунаклар традицион Сабантуйга гына бергә җыела торган булган. Ә хәзер зур күңел ачу чарасы оештырырга тәвәкәлләгәннәр. Әлеге идеяны һәркем хуплаган: авыл халкы да, әлеге авыл җирлегендә туып-үскән танылган шәхесләр дә.
-
«Тәҗрибә һәм гореф-гадәтләр белән уртаклашабыз»
Күн мәдәният йортында зур бәйрәм булып узды. Җавап визиты белән монда Саба районыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар килгән иде. Сабалылар шулкадәр матур, кабатланмас концерт оештырдылар, җыр, бию һәм музыкаль импровизация үрнәкләрен күрсәттеләр.
-
Яшьләр өчен кызык гореф-гадәтләр әле онытылмаячак
Яшьләр үз тамырларын, мәдәниятләрен, рухи кыйммәтләрен оныта бара диючеләргә ышанмагыз. Юк сүз бу! «Сәяр» халык ансамбле моны инде берничә тапкыр исбатлады. Бу юлы туган авыллары Керәшен Сәрдәсендә алар беренче тапкыр өр-яңа - «Seyarfest» фестивале оештырдылар.