Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Питрәчтә китап бәйрәме
Быел данлыклы, бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула. Шул уңайдан район үзәк китапханә хезмәткәрләре Ленино-Кокушкино авылы китапханәсе мөдире белән берлектә, Яшьләр үзәгендә «Китаплар патшалыгы - Татарстан китап нәшрияты» дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрделәр.
-
Питрәчлеләрне керәшен мәдәнияте фестиваленә чакырабыз!
17 август көнне Керәшен Сәрдәсе авылында беренче тапкыр керәшен мәдәнияте чарасы - #seyarfest узачак.
-
Питрәч керәшеннәрен ТНВ телеканалында күрсәтәчәкләр
15 май көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе фольклор ансамбльләре солистлары - Ольга Семёнова, Айдар Маннапов һәм Маргарита Петрова ТНВ телеканалының "Башваткыч" тапшыруында катнашты.
-
"Китап бәйрәме" Питрәчкә килеп җитте!
Быел данлыклы, бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула.
-
Яшьләр үзәге балигъ булуын билгеләп үтте
18 ел эчендә Яшьләр үзәге районның төп яшьләр мәйданчыгы булуын исбатлады.
-
Бәйрәмне бергә билгеләп үтик!
Балалар - тормышыбызның бизәкләре. Аларның һәркайсы дөньяга яктылык, җылылык бүләк итә, тормышыбызга ямь өсти. Балалар олыларны тормышка куанып яшәргә, бәхетле булырга өйрәтә. Иртәгә, шимбә көнне, 1 июньдә, районда Халыкара балаларны яклау көнендә бәйрәм чаралары планлаштырылган.
-
Яхшы традицияләр - киләчәк нигезе
Питрәч районында инде традициягә әйләнгән «Питрәч! Укы!» китапханә фестивале үтте. Бу бәйрәмгә килгән һәркемне зур театраль тамаша, конкурслар һәм бик күп бүләкләр көтә иде.
-
“Безнең горурланырлык укучыларыбыз бар”
Район мәдәният йортында Питрәч балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең отчет концерты булып узды. Барлык укучыларга да сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларны котларга әти-әниләре, кунаклар, хакимият вәкилләре һәм район башлыгы Илһам Кашапов килгән иде.
-
Керәшен Сәрдәсе мәктәбе “Без бергә” конкурсында җиңүче булды
18 май көнне Казан шәһәренең В. Ленин исемендәге мәдәният сараенда гомуми белем бирү оешмаларының “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.
-
Луиза Янсуар Татар әдәбияты тарихы музее директоры итеп билгеләнде
Хәзерге вакытта Шәриф Камал мемориаль фатиры кысаларында Татар китабы йорты бренды әзерләнә.
-
Питрәч кызлары элек нинди җырлар җырлаган, нинди киемнәр кигән?
Питрәч районында яшәүчеләр башкаруында яңгыраган рус халык җырлары, нәкъ менә безнең районга хас этнографик костюмнар.... Район туган якны өйрәнү музеенда узган “Мишәдә очрашу” вакыйгасы күңелле һәм дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итте.
-
КВН дәвам итә
КВНның популярлыгы – эрудицияле, артистик кешеләр, җырлаучылар һәм биючеләр өчен үз-үзеңне күрсәтү формасы. Питрәч яшьләре дә аннан читтә калмый. Район командалары үткәргән КВН уены бу юлы театр елына багышланган иде һәм ул “Бөтен дөнья – театр” дип аталды.
-
“Тере мирас”ны саклаучылар арабыздан китә
Питрәчтә халык традицияләрен саклау буенча ике көнлек республика зона семинары үтте. Анда республиканың сигез районыннан мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Лаеш, Арча, Балык Бистәсе, Теләче, Биектау, Саба һәм Кукмара районнарынан кунаклар килде.
-
Һәр геройда үзебезне таныдык
Иң күренекле ике ике якташыбыз: Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов һәм танылган прозаик, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримовның уртак ижади хезмәте нәтиҗәсе «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакле Питрәч мәдәният йорты сәхнәсендә тәкъдим ителде.
-
Матур традициягә нигез салынды
Шәле авылында беренче тапкыр “Матур традицияләр” регионара фестивале үтте. Анда төрле яшьтәге 360 кеше – балалар, яшьләр, пенсионерлар катнашты. Питрәчлеләр җирле талантларның гына түгел, ә шулай ук Казаннан, Яшел Үзән, Байлар Сабасы, Чирмешән, Биектау районнарыннан килгән кунаклар чыгышларын да карап хозурланды.